Экологик икеайлыкка йомгак ясалды

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Бүген район башкарма комитетының зур залында предприятиеләр һәм учреждениеләрне экологик икеайлык йомгаклары уңаеннан бүләкләү булды.

Башка еллардагы кебек быел да “Татнефть” компаниясе Әлмәтне тәртипкә китерүгә зур өлеш кертте. Нефтьчеләр тырышлыгы белән урамнар тузаннан һәм чүп-чардан арындырылып кына калмады, чын мәгънәсендә юылды да.

Тулаем алганда, ике ай эчендә Әлмәт һәм район территориясеннән 1 меңнән артык машина чүп-чар төяп озатылды, 1085 берәмлек техника эшләде, икеайлыкта 50 меңнән артык кеше катнашты.

Район башлыгы ирешелгән нәтиҗәләргә югары бәя бирде, “бергәләп тотынсак таулар күчерә алабыз” дип билгеләп үтте.

- Минем шәһәребезне матурлауга өлеш керткән кешеләрнең һәммәсенә дә рәхмәт әйтәсем килә, - диде район башлыгы. – Наил Магановка һәм ун көн дәвамында тәүлек буена җыештыруны оештырган “Татнефть” ААҖгә аерым рәхмәт. Уртак тырышлык белән без шәһәрдә һәм районда 14 меңнән артык агач та утырттык. Әмма көннәр бик коры тору аркасында хәзер икенче бурыч алга басты – аларны бергәләп сугаруны оештырырга кирәк.

Йомгак ясаганнан соң аеруча хезмәт күрсәтүчеләрне бүләкләү булды. Алар арасында территориаль җәмәгать советлары, ӘМР мәгариф идарәсе һәм аның карамагындагы учреждениеләр бар. Мәҗит Салихов бүләкләнгән учреждениеләрнең вәкилләренә Әлмәт муниципаль районы башлыгының рәхмәт хатларын тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International