Сабанчылар ярышты, осталыкта алышты

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе
Һөнәри осталык бәйгеләре арасында сабанчылар ярышы аерым урын алып тора. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен матур бер бәйрәмгә әверелгән ярышлар быел Әлмәт районында 49 нчы тапкыр уздырылды. 5 июнь көнне "Васильевское" җәмгыяте басуларында узган Һөнәри осталык бәйгесендә район хуҗалыкларында хезмәт куючы 20 механизатор үзара көч сынашты, шуларның 6сы яшьләр иде.

Ярышлар Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов тәбрикләве белән башланып китте.

- Районда 90 мең гектардан артык сөрү җирләре исәпләнә. Сезнең тырышлык белән язгы кыр эшләрен үз вакытында уңышлы тәмамладык, 50 мең гектардан артык бөртекле, 20 мең гектар азык культуралары чәчтек. "Татнефть" ААҖ 2 мең тоннадан артык льготалы бәя белән ягулык- майлау материаллары бүлеп бирде. Республика җитәкчелеге тарафыннан да авыл хуҗалыгына Һәртөрле ярдәм күрсәтелә. Ләкин, бу тармак сез булганда, эшләгәндә генә алга барачак. Тырыш хезмәтегез, җиргә тугры калганыгыз өчен рәхмәт сезгә,- диде ул.

Корыч ат иярләүчеләр бәйгесенең эшче Һөнәренең абруен арттыруга хезмәт итүен, ел саен яңадан-яңа элементлар кертелүен билгеләп, авыл хуҗалыгында эшләүчеләргә мөмкин кадәр күбрәк булышлык күрсәтергә кирәклеген ассызыклады. Механизаторларга уңышлар, яңгырлар булуын теләп, барлык авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен дә Сабантуй бәйрәменә чакырды.

Әзерлек эшләренә 20-30 минут вакыт бирелгәнлектән, механизаторларның Һәрберсе "корыч атлары" янына юнәлде. Бәйгедә катнашучы техникаларның модельләре елдан-ел алмашынып тора. 30-40 еллык ДТлар, иске типтагы "Беларусь"МТЗлардан башлап тулысынча компьютерлаштырылган, заманча техникалар да катнашты сабанчылар ярышында. Шартлар төрле булса да, механизаторлар алдына куелган таләпләр бер үк: җирне каплатып сөрү Һәм туфракның өстен сыйфатлы эшкәртү. Механизаторларның эшләре 10 төрле юнәлеш буенча бәяләнде.

"Корыч ат"ларын иярләгән механизаторлар осталыкта сынашу өчен "Васильевское" җәмгыяте басуы буйлап таралды. Кемнең ничек эшләгәнлеге кырларыннан күренә шул. Бирелгән участокны уртадагы таяктан үлчәп сөрә башлау, дөрес итеп каплату, чүп үләннәрен юк итү - бөтенесе исәпкә алына бу очракта.
Ярышлар белән бер үк вакытта хуҗалыклардан килүче авыл хезмәтчәннәре өчен әзерләнгән концерт сәхрәне яңгыратты, җырлар спорт уеннары белән алышынды. Катнашучылар, хуҗалык җитәкчеләре аркан тарту, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү кебек бәйгеләрдә дә сынатмадылар. Җиңүчеләрне район башлыгы М.Х.Салихов тәбрикләде. Ул башка районнарда инде онытылып бара торган бу чараны алга таба да дәвам итәчәкбез, дип белдерде.

Тәбрикләүләр тантанасы 2013 елдагы хезмәт күрсәткечләре буенча югары нәтиҗәләргә ирешкән механизаторларга район Советы Һәм башкарма комитетның Рәхмәт хатларын тапшыру белән дәвам итте. "Михайловское" җәмгыятеннән Альбин Гайфетдинов РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды.

Сабанчылар ярышында техникаларны әзерләү буенча беренче урынга Токарликов исемендәге хуҗалыктан Иван Трофимов чыкты.35 яшькә кадәргеләр арасында алдынгылыкны "Союз - Агро" җәмгыятеннән Марсель Шәфыйгуллин яулады. Җир эшкәртү буенча "Васильевское" җәмгыятеннән Марс Биктимеров җиңүче дип табылды.

Марс Биктимеров механизатор булып инде 37 ел эшли. Бәйгедә икенче тапкыр катнаша, быел исә беренчелекне яулады.

Сабанчылар бәйгесе җиңүчеләрен тантаналы тәбрикләү 13 июнь көнне шәҺәр Сабан туенда булачак.

Чараны йомгаклап, авыл хуҗалыгы Һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Извил Гәбдрәкыйпов язгы эшләрнең Һәм ярышларның уңышлы тәмамлануы белән тәбрикләде.

Ф.САБАЛЫ
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International