“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, ялгыз анага социаль торак мәсьәләсе ничек икәнен беләсем килә. Күптән түгел ялгыз ана социаль торак алырга мөмкин икән дип ишеткән идем, Әлмәттә ул мөмкинме? Кайда мөрәҗәгать итәргә була?

Җавап: Торак биналар мохтаҗ кешеләргә законда каралган тәртиптә бирелә. Мохтаҗлар исемлегенә кертү өчен гаилә торак комиссиясе тарафыннан, бер кешегә туры килә торган кеременнән һәм салым салына торган мөлкәтеннән чыгып, аз керемле дип танылырга тиеш. Гаризаны карау өчен түбәндәге адреска торак комиссиясенә документлар китерергә кирәк: Әлмәт, Ленин урамы, 41 а йорт, телефон 45-50-58.

Кабул итү сәгатьләре: чәршәмбе – 13.15тән 17.15 сәгатькә кадәр;

Җомга – 8.00дән 12.00 сәгатькә кадәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International