“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Сезне Бигәш микрорайонында, Бигәш урамы, 125 йортта яшәүчеләр борчый. Бездә ГЛОБАЛЬ ПРОБЛЕМА барлыкка килде. Безнең ишек алдында чыдамаслык булып канализация исе аңкый, тәрәзәләрне ачарлык түгел. Бигрәк тә кичләрен. Ис КНС ягыннан килә. Былтыр да шундый хәл булган иде.

Җавап: “Әлмәт-Водоканал” ААҖ хәбәр итүенчә, сезнең йорттан ерак түгел КНС №8 урнашкан. Килешенгән план-график нигезендә КНСның санитария-саклау зонасы чигендә атмосфера һавасына котроль ясалып тора. Шушы елның 20 маенда үткәрелгән тикшерү беркетмәсеннән күренгәнчә, һава пробалары норматив документ таләпләренә туры килә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International