Әлмәт укучылары Бөгелмәдә “Президент ярышлары”нда катнашты

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
28-31 май көннәрендә Бөгелмәдә укучыларның Бөтенроссия спорт ярышлары – “Президент ярышлары”ның региональ финалы булды. Анда Әлмәт, Бөгелмә, Алабуга, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Нурлат командалары катнашты.

Безнең шәһәр данын яклауга 5нче гимназиянең 8А сыйныф командасы лаек булды. 8 кыз белән 8 малайдан торган команда ярышка тренерлары – физкультура укытучылары Резеда Лотфуллина һәм Светлана Морякова җитәкчелегендә барды.

Шахмат, өстәл теннисы, дартс, күптөр ярыш буенча өч 1нче, биш 2нче, ике 3нче урын алган Әлмәт укучылары командасы укучыларның Бөтенроссия спорт ярышлары – “Президент ярышлары”ның региональ финалында 3нче урын алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International