“Китапларга – икенче тормыш” акциясе узды

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Китаплар – вакыт дулкыннары буйлап сәяхәт итүче фикерләр корабле дигән XVI гасырда яшәгән фикер иясе Фрэнсис Бэкон. Аның сүзләрен дәвам итеп, китапханәләрне әлеге корабльләр туктала торган портларга тиңләргә мөмкин булыр иде. Шуның өчен дә, китапларга карата кайгыртучан һәм сакчыл мөнәсәбәт булдыру зарур, аларның кыйммәте беркайчан югалырга тиеш түгел. Кызганычка каршы, заманча югары технологияләр һәм интернет челтәре китапларның көнкүрештәге кулланылышын беркадәр киметте.

Әлмәт муниципаль районының ветераннар советы инде икенче ел рәттән “Китапларга – икенче тормыш” акциясе уздыра. Оештыручыларның берсе, ветераннар советы рәисе урынбасары Марсель Нәдеров фикеренчә, чаралар китапларның тормышын озайтырга, яңадан – яңа укучылар табарга ярдәм итә.

Узган елгы чаралар вакытында ветераннар советы сәламәтлек саклау идарәсе белән берлектә 300 дән артык китап туплап, “Ветеран” реабилитация үзәгендә китапханә булдыруга ирешкәннәр.

2014 елгы “Китапларга – икенче тормыш” акциясен ветераннар советы мәгариф идарәсе белән берлектә оештыра. Акция кысаларындагы беренче чара Бөтенроссия китапханәчеләр көне уңаеннан узды. “Альметьевский вестник”, “Әлмәтнефть”, “Татинтек”, “ТМС– Групп” ның ветераннар советы вәкилләре мәгариф идарәсенә 165 китап алып килделәр. Мәгариф идарәсенең бүлек ќитәкчесе Нәкыя Кильдюшова сүзләренә караганда, китаплар ќыелганнан соң, темалар буенча бүленеп, мәктәп китапханәләренә таратылачак.

Бу китаплар яңа түгел, алардан типография исе аңкып тормый. Кешеләр бу китапларны укыганнар, уйланганнар. Әлеге томнар эчендә сакланган рухи байлыклар яңа укучылар өчен дә кызыклы булыр дип ышанабыз.

Фәрдия Хәсәнова, “Альметьевский вестник” газетасы
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International