Мәрьям Хәйретдиновада кунакта

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Әлмәт районында бу көндә Бөек Ватан сугышында катнашкан 203 кеше яши. Район башлыгы Мәҗит Салихов аларның һәммәсен дә туган көннәре белән шәхсән үзе котлый.

Мәрьям Хәйретдинова 1922 елның 3 июнендә Сарман районында туган. Кече яшьтән үк медик булырга күңеленә беркеткән кыз җидееллык мәктәптән соң 1940 елда Казанда фельдшер-акушерлар мәктәбен тәмамлый. Бәләкәй генә авыл дәваханәсендә озак эшләргә туры килми аңа, сугыш башлангач, андый һөнәр ияләрен күпләп фронтка озаталар. Башта кыр госпиталендә хезмәт итә, аннары медсанбатта операция медсестрасы итеп күчерәләр.

Сугыштан соң Мәрьям Кемерово шәһәрендә хирургия медсестрасы була, ә 1954 елдан бирле Әлмәттә. Үзәк дәваханәдә, балалар дәваханәсендә, функциональ диагностикада эшли, хезмәте исә шул ук кала – шәфкать туташы. 1977 елдан ул пенсиядә.

Сәламәтлек саклау идарәсеннән, шәһәр балалар дәваханәсеннән, шәһәр советыннан, Социаль яклау идарәсеннән үзен котларга килгән кадерле кунакларны күргәч, Мәрьям апа күз яшьләрен, хисләрен тыя алмады. Күзяшьләре, чәчәкләр, бүләкләр, елмаюлар, тагын күз яшьләре, Мәрьям Хәйретдин кызының телеңне йотарлык өчпочмаклары... Очрашу бик күңелле, истә калырлык булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International