Әлмәт районында модульле ике ФАП ачылды

2014 елның 4 июне, чәршәмбе
Әлмәт районында тантаналы шартларда берьюлы ике модульле фельдшерлык-акушерлык пункты ачылды.

3 июньдә Ямаш һәм Сөләй авылларында көтеп алынган вакыйга булды. Заманча җиһазланган яңа пунктларның ачылуы белән котларга район башлыгы Мәҗит Салихов, район башкарма комитеты җитәкчесенең сәламәтлек саклау буенча урынбасары Равил Хәйруллин килде.

- Президентыбызның кайгыртуы аркасында Әлмәт районына авылларда медицина хезмәте күрсәтүнең базасын ныгытуга, ФАПлар төзүгә һәм ремонтлауга быел 17 миллион сумнан артык акча бирелде, - диде Мәҗит Салихов. – Бүгенге көндә тугыз авылда ФАПларда капиталь ремонт эшләре төгәлләнде инде. Яңа Кәшердә 2 миллион сумга табиблек амбулаториясе ремонтлана, Акташ участок дәваханәсен төзекләндерүгә 5 миллион сум тотыла. Сез монда профилактика өчен генә килерсез дип мин чын күңелдән ышанам.

Яңа ФАПларны тантаналы рәвештә ачканнан соң аларның мөдирләре хөрмәтле кунаклар һәм авыл кешеләре өчен экскурсия үткәрделәр, элек хыялда гына булган яңа җиһазларны күрсәттеләр. Алар район хакимиятенә рәхмәт әйттеләр, авыл проблемалары алга таба да игътибардан читтә калмасын дигән теләк белдерделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International