Әлмәт шәһәренең беренче мәктәбендә милли Сабантуй бәйрәме үтте

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Әлмәт шәһәренең беренче урта гомумбелем бирү мәктәбендә укучылар өчен Сабантуй үткәрелде.

Башка еллардан аермалы буларак, быелгы Сабантуй бәйрәме азан белән башланып китте. Азанны Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов әйтте һәм балаларга үзенең нәсыйхәтләрен җиткерде.

Әлмәт муниципаль районы Башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдарова мәктәп коллетивын һәм укучыларны уку елын уңышлы тәмамлау белән тәбрикләде. “Әлмәт шәһәренең беренче урта мәктәбендә укыту һәм тәрбия эшләре югары дәрәҗәдә алып барыла, әлеге уку йортының кабатланмас йөзе бар”, - дип ассызыклады Наҗия Мисбах кызы үзенең чыгышында.

Беренче мәктәп директоры Рәсимә Фәрдиева уку елын уңышлы тәмамлаучы һәм мәктәп тормышында актив катнашучы укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды. Бәйрәм укучыларның чыгышлары, җыр – бию, уеннар белән дәвам итте.


Энҗе Хасаншина

ӘМР Башлыгы матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International