Әлмәт районында мөмкинлеге чикләнгән кешеләр арасында 1нче спорт фестивале булды
2014 елның 3 июне, сишәмбе
31 майда Якын Ямаш авылында “Виталий” спорт клубы һәм “Татнефть” ААҖ генераль директорының милек буенча урынбасары Виктор Городний инициативасы белән мөмкинлеге чикләнгән кешеләр арасында 1нче спорт фестивале булды.
Ярышларны тантаналы ачуда район башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова, “Виталий” хәйрия фонды директоры Виктор Городний, физик культура, спорт һәм туризм идарәсе башлыгы Г.А.Золкин, авыл җирлеге башлыгы Л.А.Субботина катнашты.