Бакча балалары арасында флорбол ярышы

2014 елның 3 июне, сишәмбе
30 майда “Юбилейный” спорт сараенда шәһәр балалар бакчалары арасында, Халыкара балаларны яклау көненә багышлап, флорбол ярышлары булды. Нәниләр бик тә бирелеп ярыштылар, ә әти-әниләре көч биреп торды. Нәтиҗәдә 50нче бакча командасы 1нче урынга чыкты, икенче-өченче урыннарда 1нче һәм 45нче балалар бакчасы командалары.

Командаларга дипломнар, медальләр, кубоклар тапшырылды, уенчылар һәммәсе дә “Нефтяник” хоккей клубыннан тәмле призлар алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International