“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович! Безнең Чуаш Сәрәне авылы аша федерель трасса үтә. Торак пунктларда тизлек сәгатенә 40 км.дан артмаска тиеш, ә бездә очып кына үтәләр. Берничә тапкыр кешеләрне дә бәрдерделәр инде. Тизлек режимын күзәтү камерасы куярга яки ЮХИДИ хезмәкәрләрен ешрак җибәрергә булмасмы икән?

Җавап: Сез әйткән автомобиль юлы региональ әһәмиятле юл исәпләнә. Шул уңайдан ТР ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе адресына юлның Чуаш Сәрәне авылы районындагы участогында видеофиксация системасы урнаштыру турында хат җибәрелде. ЮХИДИ идарәсенең карары турында сезгә хәбәр ителәчәк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International