Компаниянең баш офисы һәм җитештерү объектларының бер өлеше шәһәр үзәгенә якын Производственная урамында урнашкан. Биредә, шуның өстенә “Әлмәтнефть” идарәсенең нефть скважиналары эшләп торуга карамастан, чиста, тәртип. Былтыр “Татнефть” ААҖ Производственная урамын төзекләндерүгә 30 миллион сумлап акча тотты.
Компания белән аның директоры Айрат Закиров таныштырып йөрде. Аның составына 6 предприятие керә, 4,5 меңләп кеше эшли, шуларның 2 меңгә якыны Әлмәт районында.
Район башлыгына уникаль техника белән җиһазланган эш участокларын, башка предприятиеләрдә төрдәше булмаган профилактикага өйрәтү мәйданчыгын, барлык объектларга таралган видеорегистрация системасын һ.б. күрсәттеләр.