Предприятиеләрдә лекцияләр

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Әлмәт СПИД үзәге ӘМР башкарма комитеты каршындагы ведомствоара комиссия карары белән шәһәр оешмаларында һәм предприятиеләрендә ВИЧ-инфекция профилактикасы һәм үзеңне куркынычсыз тоту буенча лекцияләр үткәрә. Инфекциянең җенси юл белән таралуы арту һәм өлкән яшьтәге кешеләр арасында йоктыручылар саны ишәю шундый карар кабул итүгә сәбәп булды.

Медпрофилактика үзәге оешмаларда һәм предпритиеләрдә лекцияләр уку графигы төзеде һәм аны башкарма комитетта раслатты. Әлмәт СПИД үзәге белгечләре икенче ел рәттән чираттагы хезмәт коллективы белән очрашуларга йөриләр, видеороликлар күрсәтәләр, материаллар тараталар.

30 майда чираттагы очрашу “Система-Сервис” ҖЧҖдә булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International