“Авыр яшүсмерләр” спорт ярышында

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Әлмәттә махсус исәптә торган яшүсмерләрнең командалары катнашында “Авыр яшүсмерләр чакыра” исеме астында төрле спорт ярышлары үтә. Мондый ярышлар 2009 елда башланган иде. “Авыр яшүсмерләр” Әлмәт шәһәр прокуратурасы, ӘМР башкарма комитеты хезмәткәрләрен һәм райондагы спорт ветераннарын ярышка чакырдылар.

30 майда футбол буенча балалар-яшьләр спорт мәктәбе манежында Халыкара балаларны яклау көненә багышланган мини-футбол очрашуы булды. Тантаналы ачу вакытында катнашучылар адресына сәламләү сүзе белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Резеда Заһретдинова, Әлмәт прокуроры Рафаэль Шакиров чыкты.

Ярышлар күңелле футбол эстафетасыннан башланды, анда прокуратураның бердәм командасы җиңеп чыкты. Ләкин мини-футболда закон сагында торучылар өченче урын белән чикләнде. Башкарма комитет һәм спорт ветераннары зур өстенлек белән алга чыкты, икенче урында “авыр яшүсмерләр”.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International