Мәҗит Салихов: “Бу барыбызның да уртак йорты, һәммәбез дә шунда барасы”

2014 елның 3 июне, сишәмбе
Әлмәт районында җирләү урыннарының тышкы төзеклеген һәм санитария торышын яхшырту максатында 5 июньнән 5 июльгә кадәр Хәтер айлыгы игълан ителде. Бу хакта кичә башкарма комитетның зур залында предприятие һәм оешма җитәкчеләре белән киңәшмә вакытында сөйләшү булды. Киңәшмәне район башлыгы Мәҗит Салихов үткәрде.

Әлмәт районында барлыгы 106 зират бар, шуларның 92се гамәлдә. Шул исәптән 49ы мөселман зираты, 39ы православие динендәгеләрнеке, 4есе мәҗүсиләр зираты.

Район башлыгы шәһәр кешеләрен һәм предприятие коллективларын зиратларны тәртипкә китерүдә актив катнашырга чакырды. “Бу якыннарыбызның соңгы сыену урыны, - диде Мәҗит Салихов. – Без аларның каберләре турында кайгыртып торырга, якыннарыбызны хөрмәт һәм мәхәббәтебездән калдырмаска тиешбез”.

Утырыштагыларга шулай ук Әлмәт районы имам-мөхтәсибе урынбасары Исмаил хәзрәт Биккинин һәм протоиерий Игорь Новичков сүзләрен әйттеләр. Игорь атакай каберләрдә аракы һәм азык калдыру христиан йоласы түгеллеген әйтте, шул рәвешле каберләрнең чисталыгын бозмаска чакырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International