Бүгеннән Әлмәттә шәһәр һәм районның 35 мәктәбе базасында мәктәп яны хезмәт һәм ял лагерьлары эшли башлый

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
2 июньнән 27 июньгә кадәр шәһәр һәм районның 35 мәктәбе базасында 900 бала йөрүгә исәпләнгән лагерьлар ачылачак. Аларда укучыларның мәктәп яны участогында хезмәтен оештыру гына түгел, төрле тәрбия, үсеш чаралары белән файдалы ял итүен дә оештыру күздә тотыла. Бу хакта гомумшәһәр планеркасында ӘМР башкарма комитеты җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова сөйләде.

ТР хөкүмәте карары белән Әлмәт районында балалар һәм яшьләрнең ялын оештыру, сәламәтләндерү өчен 65500 кешегә исәпләнгән хезмәт күрсәтү планлаштырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International