“Һәр авылның үз яме, яшәвендә үз тәме”

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
31 майда Сөләй авылында «Һәр авылның үз яме, яшәвендә үз тәме!» исеме астында татар мәдәнияте көне булды. Анда Илтән-Бута, Югары Мактама, Кичүчат, Колшәрип, Мәмәт, Яңа Нәдер, Түбән Абдул, Тайсуган, Елховой, Сөләй, Иске Михайловка, Кама Исмәгыйл, Түбән Мактама авыл мәдәният йортлары һәм район мәдәният йорты катнашты.

Камышлы күл буендагы зур аланда татар милли ашлары белән өстәлләр тезелеп киткән иде. Күмерле борынгы самавырлардан чәй ясап эчү бәйрәмгә үзе бер ямь бирде.

Махсус ясалган сәхнәдә бер-берсен алыштырып район коллективлары чыгыш ясап торды.

Шәһәр җитәкчелеге исеменнән бәйрәмдә катнашучыларны райбашкарма җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова сәламләде, татар халкының мәдәни йолаларын саклаган өчен рәхмәт сүзләре әйтте, милли-мәдәни традицияләрне үстерү өчен шушындый бәйрәмнәрне ел саен үткәрү теләген белдерде.

Район мәдәният идарәсе чираттагы бәйрәмгә – “Ямаш авылына “Туган авылым җырлый” дигән рус мәдәнияте көненә чакыра. Ул 6 июньдә 17.00 сәгатьтә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International