Балалар – безнең киләчәгебез

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан “Татнефть”ААҖ һәм Әлмәт шәһәре медсанчасте коллективы ел саен тәрбиячесез калган балалар файдасына хәйрия акцияләрендә катнаша.

Быел шул уңайдан 33 мең сум акча җыелды, балалар киемнәре, балалар ашлары, гигиена әйберләре сатып алынды. 30 майда медсанчастьның профком рәисе Таһир Зәкиев һәм баш шәфкать туташы Наталья Кассирова ул әйберләрне шәһәр балалар дәваханәсенең яңа туганнар паталогиясе бүлегенә тапшырдылар. Медсанчастьта эшләүчеләрнең балалары да игътибардан читтә калмады. Алар өчен бу көнне учреждение территориясендә күңелле балалар бәйрәме оештырылды. Анда 100дән артык бала җыелган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International