Гомумшәһәр планеркасында бүләкләүләр

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Бүген гомумшәһәр планеркасында Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган чараларны әзерләүдә һәм үткәрүдә актив катнашкан өчен күп кенә предприятиеләргә, оешмаларга ӘМР башлыгының рәхмәт хатлары тапшырылды.

Шулай ук Әлмәт шәһәр мәшгульлек үзәге директорының урынбасары Людмила Мирвәлиева ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының “Татарстан Республикасының социаль яклау отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International