Мәктәп тәмамлаучылар бүген чит телләрдән һәм физикадан БДИ тапшыралар

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Бүген Россиядә мәктәп тәмамлаучылар чит телләрдән һәм физикадан бердәм дәүләт имтиханы тапшыралар.

Татарстанда чит телләрдән 1760 кеше имтихан тапшыра. Шулардан 1702 кеше инглиз телен, 17 кеше француз телен һәм 41 кеше нимес телен сайлаган. Физикадан мәктәп тәмамлаучы 6,3 мең укучы имтихан тапшыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International