“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Мин “Көнбатыш капка” районында яшим, өч балам бар. Районда балалар бакчасы һәм мәктәп булмаганлыктан автобус белән йөрергә туры килә. Безнең райондагы маршрутларны бетерделәр, №3 маршрут кына калды. Анда да автобуслар ватыла, рейслар өзелә. Шуның аркасында без соңга калабыз, балалар тукталышларда өшиләр, суык тидерәләр. Шул уңайдан безнең микрорайонда транспорт мәсьәләсен хәл итүегезне үтенәм. “Көнбатыш капкага” маршрут таксилары җибәреп булмыймы?

Җавап: 3нче маршрут автобусларының канәгатьләнерлек эшләмәве турындагы мөрәҗәгатегез каралды. Күрсәтелгән фактлар дөрес. Гыйнвар аеннан майга кадәр автобусларның 4 тапкыр линиядән чыгу факты булган.

22 майда чираттагы тикшерү вакытында бу маршрутта 6 автобус йөри иде (муниципаль заказ буенча 8 булырга тиеш). Шундый тикшерүләр дәвам итәчәк.

“АПОПАТ” ААҖдә автобус йөртүчеләр җитешми, хезмәт күрсәтүнең сыйфатына бу да тискәре йогынты ясый. Шул уңайдан район башкарма комитеты “АПОПАТ”ка һәм “АТУ”га чит ил кешеләрен эшкә алу квотасын арттыруда булышлык итүне сорап ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына мөрәҗәгать итте.

Юл хәрәкәтен идарә итүнең гомуми системасы кысаларында район башкарма комитеты җәмәгать транспорты тукталышларында реаль вакыт режимында эшәләүче мәгълүмати таблолар кую чараларын планлаштыра. Таблода җәмәгать транспортының килү вакыты, агымдагы вакыт, һава температурасы күренә, ашыгыч ярдәм күрсәтү хезмәтләренең телефоннарын һәм башка файдалы мәгълүматлар белеп була. 19 май көнне шундый “акыллы тукталыш” Грузинская урамындагы “Техснаб” тукталышында җиһазланды инде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International