Барыбызга да уртак бәйрәм

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
Халыкара балаларны яклау көне – җәйге якты, шатлыклы бәйрәм. Бу көнне Әлмәт мәйданчыкларының һәммәсендә бәләкәй бәйрәмнәр үтә. Ә бәйрәмнең зурысы – Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркында. Анда бу көнне иртәдән алып бәйрәм рухы хөкем сөрә, кешеләр балалары белән килә, педагоглар, тәрбиячеләр, кунаклар җыела. Аннары күңелле истәлекләр ел буена саклана.

Бәйрәм чарасына җыелган халыкны район башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән райбашкарма җитәкчесенең мәгариф һәм мәдәният буенча урынбасары Резеда Заһретдинова тәбрик итте. Ул балаларны көтеп алынган иң озын каникул башлану белән котлады.

Әлмәт мәшгульлек үзәге Хатын-кызлар берлеге һәм мәгариф идарәсе белән апрель аенда бергәләп оештырган “Мин һөнәр сайлыйм” күргәзмәсенә йомгак ясалды, бәйрәм сәхнәсеннән 51 җиңүчегә бүләкләр тапшырылды. Конкурс-күргәзмәдә мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар катнашкан иде. 9 номинациядә барлыгы 286 рәсем һәм кулдан ясалган 69 әйбер каралды. Эшләрнең һәммәсе дә кызыклы, уникаль иде. Ә җиңүчеләр дип Әмир Гыйниятуллин, Камилла Акчурина, Алия Сабитова һәм Фәнил Фәтхуллин табылды.

Дипломнар һәм призларны мәшгульлек үзәге җитәкчесенең урынбасары Светлана Можгина тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International