Мәктәп балалары 3D-принтерны үзләштерә

2014 елның 2 июне, дүшәмбе
2нче урта мәктәп укучылары “Мейкертон-3000” конкурсында катнашып җиңүче булдылар. Аларга приз итеп 3D-принтер тапшырдылар.

28 майда 10 сыйныф укучылары Антон Мочелевский һәм Артур Арсланов, 8 сыйныф укучысы Алексей Ремнев Яр Чаллыга 3D-принтерны җыярга өйрәнергә бардылар. Кайтканнан соң үзләренең “Виртуальлектән реальлеккә” дигән проектларын гамәлгә ашырдылар, укучыларга принтерны эшләтеп күрсәттеләр, беренче деталь – пирамида ясадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International