Коену урыны дип рәсми төстә игълан ителмәсә дә, шәһәр сусаклагычы, Чупай, Иске Михайловка, Болгар, Нагорное авылларындагы буаларга ял итәргә йөрүчеләр бик күп. Шулай дә шәһәр кешеләренә табигый сулыкларда коенырга ашыкмаска кирәк, чөнк анда су санитария-гигиена нормаларына туры килми. Бары тик Кичучат буасында гына су барлык нормаларга туры килә. Әмма анда территория тиешле тәртипкә китерелмәгән әле.
Утырышта “Кичүчат” балык хуҗалыгы һәм ял зонасы ҖЧҖ мөдире Айрат Ихсанов, Әлмәт автомобиль юллары идарәсе директоры Сергей Селиверстов, Торак сәясәте һәм ТКХ департаменты директоры урынбасары Лилия Бикчәнтәева, АГРЭС башлыгы Илшат Камалов чыгыш ясады.
- Су коену сезоны ачылу һәрвакыт шәһәр һәм райондагы барлык хезмәтләрнең игътибарын көчәйтүне таләп итә, - дип йомгак ясады Николай Богданчиков. – Беренче чиратта без кешеләрнең суда һәлак булуына юл куймаска тиешбез. Коену урыннары барлык нормаларга һәм таләпләргә туры килергә тиеш. Эссе коры һава янгын куркынычы тудыра, табигый бәла-казалар булуы да мөмкин. Бөтен объектларны контрольдә тоту мөһим”.