Кадерле балалар! Хөрмәтле әлмәтлеләр!

2014 елның 1 июне, якшәмбе
Сезне балаларның борчусыз көлүе, шатлык һәм игелек белән тулы булган иң күңелле бәйрәмнәрнең берсе – Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйбыз!

Иң якты, саф һәм матур хатирәләр балачак белән – дөнья чиксез зур, күк болытсыз тоелган, могҗизаларга ихлас күңелдән ышанып, һәр туган көнгә куана торган чак белән бәйләнгән. Еллар үтү белән бу тойгылар сүрелә төшә, әмма балачакта алган тәэсирләр безне гомер буена озата бара. Шуңа күрә дә бу бәйрәм яшь буынның һәр яклап һәм гармонияле үсеше өчен җавап бирүче олыларга Әлмәт муниципаль районында балаларның укуда, спортта һәм иҗатта сәләтләрен гамәлгә ашыру өчен мөмкинлекләре булу, аларның беренче биеклекләрне дәртләнеп яулавы, тырышып укулары, фән, сәнгать белән мавыгулары куандыра. Без бу талантлы, бик өметле балалар белән хаклы рәвештә горурлана алабыз.

Кадерле ата-аналар, тәрбиячеләр, остазлар һәм гомерләрен яшь буын белән эшләүгә багашлаган барлык кешеләр! Балаларны саклагыз, яклагыз! Һәр бала мәхәббәттә һәм гармониядә, кайгырту һәм наз тоеп яшәсен.
Шушы гүзәл көндә балаларыбызга ихлас күңелдән җәйге каникулларында яхшы ял, ата-аналары һәм дуслары белән аралашу куанычы, яңа ачышлар һәм онытылмаслык тәэсирләр алуларын телибез. Сезнең балачак хыялларыгыз тормышка ашсын, ә туганнарыгыз-якыннарыгыз сезне кайгырту һәм яратулары белән төрсен!

Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов.

Әлмәт муниципаль районының Башкарма комитеты җитәкчесе М.Н.Гыйрфанов.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International