“Кайгырту” фондының хәйрия акциясе

2014 елның 1 июне, якшәмбе
30 майда Әлмәттә “Кайгырту” фондының мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен “Минем хәлемне уртаклаш” дигән хәйрия акциясе булды. Чарада РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Кайгырту” фондын гамәлгә куючы Ришат Әбүбакиров, социаль яклау идарәсе башлыгы Закирҗан Шакирҗанов, “Кайгырту” фондының директоры, депутат ярдәмчесе Рафаэль Шәвәлиев, депутатның Лениногорск шәһәрендәге ярдәмчесе Наил Гәрәев, Баулы районындагы ярдәмчесе Ринат Хәмидуллин, дини конфессия вәкилләре, мөмкинлекләре чикләнгән балалар, аларның ата-аналары катнашты.

- Мөмкинлекләре чикләнгән балаларның хәле миңа бик таныш, - диде Ришат Әбүбакиров. – Андый баланы ничек тәрбияләргә икәнен үз башымнан кичердем. Кыйммәтле дарулар кирәк, аннан бигрәк игътибар, сабырлык күрсәтү бик мөһим. Кешеләрдә мохтаҗлыгы булганнарга ярдәм итү теләге уяту, җәмгыятьнең игътибарын шундый балаларның проблемалырына җәлеп итү – безнең көчебездән килә торган эш.

“Кайгырту” фонды оештырылганнан соң үткән вакыт эчендә бик күп игелекле эшләр эшләнгән. Фондның Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл хезмәтчәннәренә дә игътибары зур. 2013 елда гына “Кайгырту” фонды 1 миллион сумлап ярдәм күрсәткән. Бу – Ришат Фазлетдиновичның үз акчалары. 150 дән артык кеше ярдәм алган.

Халыкара балаларны яклау көне алдыннан бу юлы да Ришат Әбүбакиров авыру балаларны куандырды. Дүрт районнан килгән 8 балага бүләкләр һәм 50шәр мең сум акча тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International