“Якынча 150 фельдшерны без укыттык, аларның һәрберсе бу курсларга югары бәя бирде. Быел без 7 нче клиник хастаханә һәм Яр Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә ача торган укыту үзәкләрендә 60 медицина хезмәткәре уку узарга тиеш. Бу укыту системасы даими булыр дип уйлыйм”, - диде ул.
С.Осипов сөйләгәнчә, трассалардан транспорт һәлакәтендә зыян күргәннәрне эвакуацияләү өчен, Яшел Үзән районы Исак авылында, Балык Бистәсе районы Котлы-Бөкәш авылында, Яр Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе янында 3 вертолет мәйданчыгын төзү планлаштырыла.
«Татар-информ»