«Бер, ике, өч, дүрт, биш: урамга уйнарга чык!»

2014 елның 31 мае, шимбә
Балалар яклау көне уңаеннан Әлмәт хатын-кызлар берлегеннән 19нчы майдан 1нче июньгә чаклы «Бер, ике, өч, дүрт, биш: урамга уйнарга чык!» дигән акция оештырылды һәм үткәрелә. Ошбу акция шәһәрнең һәм районнын биш мәйданчыкларында үткәрелә:

- 19нчы һәм 29нчы май Татарстан нефте 70 ел исемендәге 25нче урта белем биру мәктәбе һәм АГНИ волонтерлары белән бергә;

- 29 нчы май  Туполев исемендәге КНИТУ-КАИ спорт мәйданчыгында волонтер һәм студентлар ягыннан оештырылды һәм үткәрелде;

- 30нчы май  п.г.т. Т. Мактама, «Родничок» яшьүсмерләр үзәге;

- 30 нчы май  46 нчы «Золушка» балалар бакчасы белән Әлмәт шәхәренең ТИСБИ филиалы;

Акциянең соңгы этаплары Халыкара балалар яклау көне 1нче июньдә 10:00 сәг. шәһәр паркында үткәреләчәк. Барлык теләүчеләрне бу мәҗлестә катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International