Чуаш халык ансамбле “Сеспель” 2нче Ачык чуаш милли бәйрәме “Акатуй”да катнашты

2014 елның 30 мае, җомга
Чуаш халык ансамбле “Сеспель” Чиләбе һәм Екатеринбургта 2нче Ачык чуаш милли бәйрәме “Акатуй”да катнашты. Халык бәйрәме “Акатуй” чуашларда борын-борыннан игенчеләрнең иң олы бәйрәме исәпләнә, язгы чәчүне тәмамлауга багышлана.

23 майда “Сеспель” ансамбле “Учук” (“Яңгыр боткасы”) йоласын үткәрде, ул мәҗүсиләрнең иң олы алласы Турага яңгыр сорап мөрәҗәгатъ итүдән гыйбарәт. Бәйрәмнең төп йолаларыннан берсе – ике казанда ботка пешерү. Ботка берничә төрле ярма катнашмасыннан һәм бәрәңгедән пешерелә, аны бәйрәмгә килгән һәркем татып карый ала. Бәйрәм йола уеннарына, җыр-биюгә бай.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International