Бүген Россиядә эретеп ябыштыручы көне билгеләп үтелә

2014 елның 30 мае, җомга
Илнең эретеп ябыштыручылары үз бәйрәмнәрен майның соңгы җомгасында – эретеп ябыштыру эшләре иң кызган вакытта билгеләп үтәләр. Бу рәсми рәвештә расланган дата түгел, әмма ул инде узган гасырның 90нчы елларыннан бирле бәйрәм ителә.

Бүген җитештерүнең бер тармагында да эретеп ябыштырусыз эш бармый, чөнки хәзерге дөнья – металл дөньясы.

Төрле конструкцияләрнең, шул исәптән торак йортларның да ныклыгы эретеп ябыштыручының осталыгына бәйле. “Татнефть” компаниясенең профессиональ осталык конкурсларында эретеп ябыштыручылар ярышы беренче елларыннан ук алыштыргысыз урын тота, бу номинациядә бик күп предприятие вәкилләре катнаша.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International