Балалар бакчасында “Эколидер”

2014 елның 30 мае, җомга
“Эколидер-2014” конкурсы кысаларында 31нче “Солнышко” балалар бакчасында балалар һәм педагоглар белән экологик юнәлешле чаралар оештырылды. Беренче кечкенәләр төркемендә тәрбияче Тарасова В.А. “Божья коровка” дигән өйрәтүле уенны бик күңелле, истә калырлык итеп үткәрде. Урта төркемдә тәрбияче Евдокимова Л.М. “Һава нәрсә ул” темасына тәҗрибә-эксперименталь эшчәнлек үткәрде, кызыклы материаллар, тәҗрибәләр балалар өчен бик файдалы булды.

Тәрбияче Шәрәфуллина Н.А. педагоглар белән “Экология янәшә” дигән мавыктыргыч уен оештырды. Педагоглар экология өлкәсендә күп нәрсә белүләрен, иҗади якын килү осталыкларын, тәкъдим ителгән биремнәрне башкарганда югары профессионализм күрсәттеләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International