Саулык – зур байлык

2014 елның 30 мае, җомга
Әлмәт шәһәр балалар дәваханәсендә 2010 елдан бирле үткәрелеп килә торган бәйрәм шулай атала (“Здорово быть здоровым”). Олыларны да, балаларны да баш врач Лидия Исмәгыйлова Балаларны саклау көне белән тәбрик итте.

Бәйрәмдә катнашучы 1, 7 һәм 25нче мәктәп укучылары КВН формасында сәламәт яшәү рәвеше турында белгәннәрен күрсәттеләр.

“Балаларны яклау көнен без, педиатрлар, күптән инде үзебезнең һөнәри бәйрәмебез итеп саныйбыз, - диде балалар поликлиникасы мөдире Тамара Черемисина. – Ата-аналар белән тыгыз бәйләнештә балаларны сәламәтләндерәбез, ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе белән бергә аларга шундый бәйрәм бүләк итәбез”.

7нче урта мәктәп директорының тәрбия эше буенча урынбасары Римма Мифтахова әйтүенчә, аларда физкультура төп предметлардан исәпләнә. Директор Наталья Клементьева мәктәптәге һәм райондагы спорт чараларында үзе башлап йөри. Биредә иң әйбәт спортзалларның берсе, тәнәфесләрдә – динамик паузалар, иртәләрен физзарядка, мәктәп тормышы расписаниесендә шәһәр урамнары буйлап поход та бар. Сәламәтлек көннәре, спорт секцияләре, җиңел атлетика эстафеталары, Милләтләр кроссында катнашу... Кыскасы – саулык зур байлык!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International