“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 30 мае, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Исәнмесез, Мәҗит Хаҗипович! Шәһәр кешеләре һәм кунаклар өчен ял итү урыннарын төзекләндерү алга таба дәвам итәрме? Велосипед юллары ясап, буалар каскады проектын Мәйданга кадәр дәвам иттерәсе иде.

Рәхмәт, ихтирам белән Волоцкий К.

Җавап: “Шарлавыклы буалар” проекты 2013 елда төгәлләнде, алга таба дәвам итү каралмаган. Кешеләрнең велосипедтан файдалану ихтыяҗы арту уңаеннан велоинфраструктураны үстерү ихтыяҗы туа. Ленин урамында Шарлавыклы буалардан алып Тукай проспектына кадәр велосипед юллары сузу тәкъдим ителә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International