No smoking

2014 елның 30 мае, җомга
Прокуратура, полиция, муниципаль хезмәтләр һәм “Аек Әлмәт” клубы әгъзалары катнашында тәмәке тартуга каршы законның үтәлешен тикшерү буенча ял көннәрендә шәһәр паркына һәм шарлавыклы буаларга рейд ясалды. Җәмәгать урыннарында тәмәке тартучылар күп, күбесе закон таләпләреннән дә хәбәрдар түгел. Соңгы кыңгырау көнендә мәктәп тәмамлаучыларның сигарет пыскытуын күрү бигрәк тә күңелсез иде.

Ә бит хәзер тиешсез урында тәмәке тарткан өчен 500дән 1500 сумга кадәр штраф салынырга мөмкин. Балалар мәйданчыкларында тарткан өчен исә штраф 2000-3000 сум тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International