Ипотекалы квартир мирасчыларын нәрсә көтә?

2014 елның 30 мае, җомга
Ипотека иясенең бурычын түләп бетермичә үлү очраклары хәзер булып тора. Ипотекалы торакны мираска алган варисларны нәзрсә көтә соң? Бу очракта варисларга квартирга хокук кына түгел, бөтен бурычлар да мирас булып кала. Күчемсез милек исә торак төзү өчен алынган кредитны түләп бетергәнче банкта залогта кала.

Татарстанда шундый практика урнашты: ипотека шартнамәсе төзегәндә кешеләр үзләренең тормышын һәм сәламәтлеген дә иминиятләштерәләр. Мирас калдыручы иминиятләштерелгән очракта, вафаты иминиятле очракка туры килә икән, ипотека кредитын иминият компаниясе түләргә мөмкин.

Иминиятләштерү булмаган хәлдә варислар ипотека кредитын түли алмыйлар икән, бу чын проблемага әверелергә мөмкин. Банк белән килештереп, ипотека объектын сатарга һәм кергән акча исәбенә кредитның калган өлешен түләргә мөмкин. Варислар, мирасны кабул итеп тә, мирас калдыручының бурычын түләүдән баш тарталар икән, ул чакта бурычлар суд аша эзләнеп алыначак.

Шунысын да белергә кирәк. Варислар мирасны өлешләп кенә түгел, бөтенләе белән генә кабул итә алалар. Инде мирасны кабул итеп алгансың икән, аннан баш тарту мөмкинлеге калмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International