“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 30 мае, җомга
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Әгәр дә берәр сәбәп белән гражданнарның ӘМР интернет-порталы аша “Район башлыгына сорау бир” рубрикасына мөрәҗәгатенә җавап яңалыкларда табылмаса, аны “Сорауларга җаваплар” бүлегендә һәрвакыт табарга була. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау:
Хөрмәтле Мәҗит Хаҗипович. Урсалыда яшәүчеләр безнең микрорайонны су белән тәэмин итү проблемаларын каравыгызны үтенәләр. Аерым алганда, Лесная урамын. Инде берничә көн сусыз утырабыз. Су я көндез, кешеләр өйдә түгел чакта килә, я төнлә сәгать 1дән соң гына.

Җавап: Кызу көннәр урнашу сәбәпле шәһәр кешеләре суны күп куллана башладылар. Водоканал хезмәткәрләре суның рациональ кулланылуын тикшерү максатында көн саен хосусый сектор буйлап рейдларга чыгылар. Тикшерү барышында исәпләү приборларын читләтеп су алу фактлары ачыклана. Шушы сәбәп су торбаларында басымның түбәнәюенә, Лесная урамы кебек кайбер районнарда су бетүгә китерә.

Шунысын да хәбәр итәбез: 27 майга су бирү челтәрендә басым нормага китерелде, Лесная урамында су килмәүдән зарланучылар юк.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International