Өметләрегезне акларбыз!

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Бүген райбашкарманың кече залында югары, урта һәм башлангыч профессиональ белем бирү учреждениеләренең аспирантларына, студентларына һәм укучыларына район башлыгының махсус стипендияләрен тапшыру булды. “Сезнең өметләрегезне акларбыз!” – стипендия алучыларның уртак җавабы шундый иде.

Төрле өлкәләрдә уңышка ирешкән яшь талантларны шулай хуплау 2002 елдан матур традиция булып әверелде. Быел төрле дәрәҗәдәге уку йортларында укучы 4 аспирант һәм 32 студент ӘМР башлыгының махсус стипендиясенә лаек булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International