Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Альметьевский муниципальный район
и город Альметьевск
Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Тарих
Муниципаль район башлыгы
Җирле үзидарә органнары
Авыл җирлекләре
Район башлыгының матбугат хезмәте
Оешмалар
Шәһәр турында
Әлмәт районы символикасы
Район һәм шәһәрнең мактаулы гражданнары
Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт муниципаль районы картасы
Милли проектлар
Программалар, проектлар, конкурслар
Координаталар ярдәмендә тапшырылырга тиешле объектлар турында белешмәләр
Район тормышы
Әлмәт муниципаль районының ситуацион үзәге
Икътисад һәм район күрсәткечләре
Эшмәкәрлекне үстерү
Инвестицияләр
Экология
Аукционнар (конкурслар) һәм җир участоклары
Муниципаль милектәге күчемсез милек объектлары реестры
Дәүләт һәм муниципаль контроль
Муниципаль заказ
Тикшерү планнары һәм нәтиҗәләре
Сыйфатны бәйсез бәяләү
Статистик мәгълүмәт
Ачык бюджет
Кадрлар сәясәте
ТРның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү
Муниципаль норматив хокукый актлар исемлеге
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Комиссияләр
Цифрлы трансформация буенча проектларны тормышка ашыру
Файдалы мәгълүмат
Социаль өлкә
Төзелеш, элемтә, транспорт һәм юл хуҗалыгы
Глава Альметьевского муниципального района
Хокукый белем бирү
Документлар
Статус документлары
Әлмәт шәһәре Советы карарлары
Әлмәт муниципаль районы Советы карарлары
Район башлыгы карарлары һәм боерыклары
РБК карарлары һәм боерыклары
Йогынтыны бәяләү
2019-2034 елларга Әлмәт шәһәрен җылылык белән тәэмин итү схемасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районының 2016-2021 елларга һәм 2030 елга кадәрге план чорына социаль-икътисадый үсеше стратегиясе
Әлмәт шәһәренең су белән тәэмин итү һәм ташландык суларны агызу схемасы (2018-2033 еллар)
Әлмәт муниципаль районының территориаль планлаштыру схемасы
Территорияне стратегик планлаштыру
"Әлмәт шәһәре"муниципаль берәмлегенең җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләре
Бюджет
Хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнарыннан кергән җавап бирү актлары турында мәгълүмат
Оешмаларга
Планнар, чаралар, инициативалар, программаларны тормышка ашыру турында хисаплар
ТР Әлмәт муниципаль районында энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру программасы
Татарстан Республикасы Әлмәт муниципаль районы территориясендә юл хәрәкәтен оештыруның комплекслы схемасы
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең административ регламентлары проектлары
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Норматив-хокукый документлар
Интернет-кабул итү
Гражданнарны кабул итү графигы
Гариза формалары
Ике яклы элемтэ
Гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән кабул ителгән оештыру һәм административ чаралар турында хисап
Коррупция күренешләре турында хәбәр итү өчен ышаныч телефоннары
Терроризм һәм экстремизмны профилактикалау
Муниципаль районнар
Әлмәт муниципаль районы һәм Әлмәт шәһәре
Әлмәт районы сыер савучылары көч сынашты
2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Әлмәт муниципаль районында сыер савучылар, көтү яңарту буенча технологлар арасында һәр елны бәйге уздыру күркәм традициягә әйләнде.
Республика районнарында мондый чаралар үткәрү онытылып барса да, безнең төбәктә аны истә калырлык, терлекчелек хезмәтчәннәренең Сабан туе итеп оештыралар. Бәлки шуңадыр да әлеге бәйгене хуҗалыкларда көтеп алалар. Быел 45 нче тапкыр үткәрелүче бәйге “Аппак” хуҗалыгы җәйләвендә булды.
Әлмәт районында җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләрдә барлыгы 18 мең баш мөгезле эре терлек асрала. Аларның 4715 е савым сыерлары. Малкайларны карау-тәрбияләү, сөт савып алу өчен җәйләүләргә һәркөнне 78 савымчы ашыга. Бәйгегә әлеге тырыш затларның 25 е (11 хуҗалыктан) осталыкта, җитезлектә көч сынашырга килгән иде. Арада тәҗрибәле терлекчеләр белән беррәттән мәктәп укучылары да, яшьләр дә бар. Аларның һәммәсен Әлмәт муниципаль районы башлыгы М.Х.Салихов сәламләде. Ул үзенең чыгышында районда булган традицияләрнең киләчәктә дә дәвам ителәчәген, күп сөт сауганнарга субсидияләр бүленүнең терлекчелеккә игътибар артуын күрсәтүен искәртте, савымчыларга, технологларга уңышлар теләде.
Узган елгы җиңүчеләр бәйге әләмен күтәргәннән соң ярышларга старт бирелде. Сыер савучылар савым аппаратын вакытка сүтеп-җыйдылар, аннан сөтлебикәләр янына ашыктылар. Шунда ук алар сауган сөтнең сыйфаты, чисталыгы тикшерелде. Көтү яңарту буенча технологлар да көч сынашу өчен билгеләнгән урынга юнәлде.
Бәйге комиссиясе эшләргә бәя биргән, җиңүчеләрне ачыклаган арада районның үзешчән сәнгать осталары концерт номерларын тәкъдим итте. Районыбызның алдынгы терлекчеләре оештырылган милли уеннарда да актив катнашты. Кемдер капчык киеп йөгерде, чүлмәк ватты, икенчеләр күзен бәйләгән килеш бүләкләр кисте.
Җиңүчеләр игълан ителгәнче башта 2013 ел нәтиҗәләре буенча алдынгы дип табылган терлекчеләргә, эшләүче пенсионерларга район Советы һәм башкарма комитетының Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ниһаять, бәйге йомгакларына да чират җитте. Районның иң оста савымчысы булып быел “Аппак” хуҗалыгыннан Галина Фадеева танылды. Икенче урынны Лениза Мостафина (“Чулпан”) белән Татьяна Клисина (Токарликов исемендәге ААҖ), өченче урынны Халида Узакова (“Ярыш”) һәм Лилия Минһаҗева (“Актау”) бүлештеләр.
35 яшькә кадәрге яшьләр арасында “Чулпан”нан Лилия Рәхмәтуллина үзен иң оста савымчы дип танытты. Найлә Мохитова (КФХ “Заһидуллин”) һәм Валентина Андреева (Токарликов ис.) икенче, Эльза Петрова (“Чишмә”), Алия Рәхмәтуллина (“Кичүчат”), Светлана Савельева (“Беренче май”) өченче урыннарны алды.
Укучылар арасында беренче урынны Кичүчат мәктәбеннән Рамилә Бәдретдинова яулады. Дмитрий Буслаев (Васильевка мәктәбе), Алина Уварова (Б.Ямаш) икенче, Миләүшә Мостафина (Бишмунча), Виолетта Вәлитова (Васильевка), Анна Фадеева (Аппак) өченче урын өчен бүләкләнделәр.
Технологлар арасында менә ничә ел инде беренчелекне Токарликов исемендәге хуҗалыктан Виктор Токарев үз кулыннан ычкындырмый. Җиңүчеләргә дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.
"Әлмәт таңнары" газетасыннан
Оценить материал и/или оставить мнение
Бүлешү:
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
март, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
20
февраль, 2026 ел
Әлмәттә 1 апрельдән авыр йөкле транспорт чаралары хәрәкәтен вакытлыча чикләү кертелә
1 апрельдә Әлмәт шәһәренең гомуми файдаланудагы җирле әһәмияткә ия булган автомобиль юллары буенча баручы транспорт чаралары хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертелә. Бу чара юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә һәм автомобиль юлларының эксплуатация сыйфатларын саклауга юнәлдерелгән. Чикләү 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
17
февраль, 2026 ел
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе Телеграм-каналы - юл хәрәкәте иминлеге турында ышанычлы мәгълүмат чыганагы!
Монда сез табарсыз:
БПЛА һөҗүме вакытында үзеңне ничек тотарга?
1. Әгәр дә сез бинада булсагыз: мөмкин булганча түбән катларга, подвалга яки пакетка төшегез. Лифтны кулланмагыз.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
ФОТОРЕПОРТАЖНЫ КАРАУ
Фоторепортаж
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз