“Шифа” сәүдә йортыннан музыкаль бүләк

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
24 майда “Шифа” сәүдә йорты легендар “Рондо” төркемен яратучыларга чамасыз зур бүләк ясады. “Нефтьче” мәдәният сарае сәхнәсендә ӘМР хакимияте булышлыгы белән танылгын җырчы, музыкант, “Рондо” төркеме солисты Александр Иванов үзенең мәшһүр коллегалары белән чыгыш ясады.

Александр Ивановны һәм “Рондо” төркемен һич арттырусыз үзгәртеп кору һәм яңа Россия барлыкка килү чорының символы дип атарга була. Төркемнең күптәнге, күңелгә якын булган хитларын тыңларга Әлмәттән генә түгел, якын-тирә шәһәрләрдән дә музыка сөючеләр килгән иде.

Александр Ивановның җанлы башкаруында аның иҗат карьерасы дәвамында иҗат ителгән иң популяр җырлары яңгырады. "Боже, какой пустяк", "Я постелю тебе под ноги небо", "Моя неласковая Русь", "Я буду помнить", "Тоже является частью вселенной", "Ночь" кебек композицияләр бик күпләр өчен ил генә түгел, үзләре дә үзгәреш кичергән еллар хәтирәсе булып торалар.

Шуны искә төшерү артык булмас: узган ел ахырында шулай ук “Шифа” сәүдә йорты химаясендә Нурлатта һәм Әлмәттә Вячеслав Малежик концертлары шаулап үткән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International