БДИ буенча “кайнар линия” эшли башлады

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Бүген чыгарылыш сыйныф укучылары мәҗбүри имтиханнарның беренчесен – рус теле буенча БДИ тапшырачак.

Моңа бәйле рәвештә, Иҗтимагый палата БДИ-2014 сораулары буенча ел саен эшләп килә торган “кайнар линия”не ача: гражданнар иртәнге 7 дән кичке 6 га кадәр 8-800-700-8-800 номерына (Россия буенча шалтырату бушлай) шалтыратып, үзләренең сорауларын бирә яисә дәүләт имтиханнарында тәртип бозулар булуы хакында хәбәр итә ала.

Бу номер буенча укучыларга гына түгел, ә әти-әниләр һәм укытучыларга да шалтыратырга мөмкин. “Кайнар линия” шулай ук 5 һәм 11 июньдә, ягъни чыгарылыш сыйныф укучылары математика, җәмгыять белеме һәм химиядән БДИ тапшырган көннәрдә эшлиячәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International