Әлмәттә “Бердәм Россия” партиясе җирле бүлегенең XXIII Конференциясе булды

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
28 майда конференциядә партиянең Әлмәт җирле советы секретаре, ӘМР башлыгы Мәҗит Салихов, башлыкның урынбасары, ӘМР советы рәисе урынбасары Наҗия Хәйдәрова, ТР Дәүләт Советы депутаты Николай Кольгин, “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Лилия Миңнеханова, башлангыч бүлекчәләрнең секретарьлары, авыл башлыклары һ.б. катнашты. Конференция башланганда Мәҗит Салихов партия билетлары һәм активистларга Мактау грамоталары тапшырды.

Татарстан Республикасының бишенче чакырылыш Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясенә әзерләнү һәм аны үткәрү турында Наҗия Хәйдәрова чыгыш ясады.

Мәҗит Салихов үзенең чыгышында алдагы сайлау кампаниясенең мөһимлеген әйтте, шәһәр һәм район халкының тормыш дәрәҗәсен күтәрү чараларын гамәлгә ашыруга партия активын һәм партиянең барлык әгъзаларын актив тарту зарурлыгына басым ясады.

Конференциядә карар проектлары каралды һәм бертавыштан расланды, “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан региональ бүлекчәсенең XXII конференциясенә делегатлар исемлеге игълан ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International