“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Без «Аппак» ҖЧҖнең хуҗасыз маллары белән күпме интегергә тиеш? Эре маллар печән чаба торган болыннарда һәм авыл кешеләренең бакчаларында йөри. Генераль директор кешеләрнең сүзенә игътибар бирми, әшәке кылана, җирләр барысы да минеке, йорт терлекләрегезне йөрткән өчен сез миңа әле түләргә тиеш дип бара. Шушы мәсьәләне карасагыз иде. И/б Аппаково авылында яшәүчеләр.

Җавап: Авыл җирлегенең башлыгы хәбәр итүенчә, “Аппак” ҖЧҖнең мөгезле эре терлекләре “Аппак” ҖЧҖ җирләрендә көтелә, кекшеләрнең бакчаларына керми, чөнки көтүне карап йөртүче көтүче бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International