Пермьдә Идел буе федераль округы студентлар хезмәт отрядларының II Спартакиадасы булды. Ярышларда Самара, Киров, Оренбург өлкәләре, Удмуртия, Башкортстан, Татарстан республикалары һәм Пермь крае командалары катнашты.
Татарстан җыелма командасына Әлмәт, Зәй, Казан шәһәрләреннән студентлар отряды штабы вәкилләре керде. Әлмәт нефть институты командасында төзү отряды сугышчылары Т. Самадов, В. Габдрахманов, Р. Гайнуллин, И. Арчибасова, М. Жирнова бар иде.
Татарстан студент отрядларының җыелма командасы өстәл теннисы, җиңел атлетика ярышларында җиңүче булды, армспортта икенче һәм арбалеттан атуда, шахматта өченче урын алды. Ярыш йомгаклары буенча ТР җыелма командасы өченче урынга чыкты.