“Район башлыгына сорау бир” рубрикасына килгән сорауга җавап

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Барлык сорау-җавапларны да без яңалыклар тасмасында биреп барабыз. Вакыйгаларны күзәтеп торыгыз. Текстларда сорау авторының һәм җавапның стилистикасы саклана.

Сорау: Кәләй авылында Шәйдуллин урамы буйлап 19нчы һәм 21нче йортлар арасында айдан артык инде канализация сулары ага. СМС башлыгы А.Н.Спиридоновага, водоканаалга, санэпидстанциягә, ростехнадзорга мөрәҗәгать итеп карадык, файдасы тимәде. Шушы мәсьәләне хәл итсәгез иде.

Җавап: Кәләй авыл башкарма комитеты “Водоканал” ААҖ белән Шәйдуллин һәм Тукай урамнарында яшәүчеләр арасындагы шартнамә нигезендә 30 апрель, 5, 7, 12, 15, 19, 23, һәм 26 май көннәрендә канализация суларын суыртырга заявка биргән. 12 майда автомашина (манипулятор) ватылу сәбәпле суырту булмаган.

27 майда Кәләй авылының Шәйдуллин урамындагы коелардан канализация сулары суыртылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International