“Регина” кунакханәсе базасында Республика вожатыйлар мәктәбе ачылды. Анда Әлмәт, Чистай, Алабуга, Казан, Түбән Кама, Бөгелмә шәһәрләреннән 100дән артык кеше укыды. Алар арасында Әлмәт дәүләт нефть институты студентлары да бар иде.
Программада мастер-класслар, иҗади түгәрәкләр, ябык күрсәтү, команда оештыру курслары, балаларны туплауга һәм сәләтләрен ачуга йөз тоткан башка чаралар бар иде.
Беренче смена балалар лагерьларына инде бер атнадан китә.