10 елга ирегеннән мәхрүм ителде

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
7 майда шәһәр судында элек хөкемгә тартылган Радик Шәймәрдәнов эше каралды.

Шушы елның 25 гыйнварыннан 26 гыйнварга каршы төндә Тайсуган авылында икесе дә эчкән хәлдәге Э.Р.Гыйззәтуллин белән Р.И.Шәймәрдәнов арасында җәнҗал чыга, сугышып китәләр. Сугышкан чакта Шәймәрдәнов кулына кухня пычагы ала һәм үтерү нияте белән Гыйззәтуллинның күкрәгенә бер тапкыр кадый. Пычак Гыйззәтуллинның йөрәгенә тия, аның гомере өзелә.

Суд утырышында Шәймәрдәнов гаебен өлешчә таныды.

Әлмәт шәһәр суды Шәймәрдәновның кылган гамәлен Җинаять кодексының 105 маддәсенең 1нче өлеше белән квалификацияләде, каты режимлы төзәтү колониясендә тоту рәвешендә 10 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Хөкем карары әлегә законлы көченә кермәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International