Хәзерге ревматологиядә яңа ысуллар

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Әлмәттә 3нче шәһәр поликлиникасы базасында Ревматоидлы артрит мәктәбе утырышында ревматик авыруларны иртә диагнозлау һәм терапиянең яңа мөмкинлекләре каралды. Утырышка ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш ревматологы, медицина фәннәре кандидаты Светлана Якупова килгән иде. Анда Әлмәт һәм күрше шәһәрләрнең дәвалау-профилактика учреждениеләреннән гомуми практика врачлары, терапевтлар, хирурглар актив катнашты.

Светлана Якупованың әйтүенчә, бүген буыннар авырулары Россиядә һәм Татарстанда иң киң таралганнардан берсе. Хәзерге ревматологиядә өстенлекле ысуллар – бу чирләргә диагноз куюны яхшырту, дәвалау методикаларын камилләштерү, дәвалауда яңа мөмкинлекләр эшләп практикага кертү.

Чын мәгънәсендә нәтиҗәле итеп дәвалауның зарур шарты – диагностиканы яхшылап үткәрү. Мәктәпнең эшендә шул юнәлешкә, шулай ук ревматик авыруларга каршы дәвамлы терапиянең нәтиҗәлелегенә һәм хәвефсезлегенә төп әһәмият бирелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International