Астрахань өлкәсендә 23-25 майда “Идел буе халыкларының мәдәни мирасы” дигән этник мәдәниятләр фестивале булды.
Фестивальдә Мордовия, Марий Эл, Татарстан, Калмыкия республикаларыннан, Түбән Новгород, Волгоград һәм Саратов өлкәләреннән этник музыка башкаручы фольклор ансамбльләре катнашты. Татарстан Республикасы вәкиле булып Әлмәт районы Габдрахман мәдәният йортының “Сәрбиназ” халык вокаль ансамбле барды.
Идел буе районының нигездә Астрахань татарлары яши торган Татар Башмагы авылында “Сәрбиназ” ансамбле бер сәгать дәвамында концерт куйды. Шуннан соң ансамбль быел көз көне Астрахань өлкәсендә булачак Татар мәдәнияте фестиваленә чакыру алды. “Сәрбиназ” тамашачыларны кубызларда уйнавы белән әсир итте.