Әлмәттә авыр җинаять ясалды

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе
Шушы елның 2 февралендә 04 сәгать 30 минутта Жуковский урамындагы 7нче йорт, 7 “а” квартирда 29 яшьлек Евгений Нарубов һәм аның әтисе арасында, бергәләп аракы эчкәннән соң, җәнҗал чыга. Улы кулына пычак ала һәм әтисенең сәламәтлегенә зыян китерү уе белән аның сул ботына пычак белән кадый. Пычак бот артериясенә һәм аның янындагы венага эләгә. Сәламәтлегенә нык зыян килгән әтисе дәваханәдә үлә.

Әлмәт шәһәр суды 2014 ел, 12 май карары белән Нарубовның кылган гамәлен РФ Җинаять кодексының 111 маддәсе, 4нче өлеше белән бәяләде (кешенең сәламәтлегенә тормыш өчен куркынычлы зур зыян салып, саксызлык аркасында аның үлеменә китерү), гаепләнүче каты режимлы төзәтү колониясендә тоту рәвешендә 8 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

Хөкем карары әлегә көченә кермәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International